Мамадышта 85 яшьлек әби чәчәкләргә җан өрә.

2017 елның 4 сентябре, дүшәмбе

Җәйге ялда - яңа шөгыль
Барлык балалар өчен дә иң көтеп алынган ял вакыты – җәйге каникуллар бик тиз үтеп китте. Артка борылып карасаң, берсеннән-берсе күңелле, кабатланмас көннәр, истә калырлык хатирәләр: дус кызларым белән уйнаулар, экскурсияләр, җиләк җыюлар, су коенулар... Ә минем өчен иң-иңе бу җәйдә яңа шөгылем булды. Чигәргә өйрәндем! Әле кайчан гына әбиемнең чиккән әйберләренә карап соклана идем. Бүген исә үзем чиккән кулъяулыгым - кулымда. Җәйнең бер көнендә Мамадышның “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы вәкилләре - Гүзәлия, Гәүһәрия, Гүзәл, Луиза апалар безне чигү серләренә өйрәттеләр. Үзләре белән чигү җепләре, үрнәкләр, киергеләр алып килделәр. Карап торырга җиңел генә тоелган эшнең асылында күп хезмәт, зур тырышлык ятканын аңласак та, матур итеп чигәсе килү теләге җиңеп чыкты. Безне, Дусай авылы кызларын, клуб мөдире Әлфия апа Ямалиева, кич белән клубка чакырып, энә тотып, дөрес итеп чигәргә өйрәтә башлады, үзенең киңәшләрен биреп, дәртләндереп, ярдәм итеп торды. Шулай ук авылыбызның оста чигүчесе Фәнзия апа Борһанова да осталыгы белән уртаклашты. 85 яшьлек Шәмсиямал Диярованың бәйләгән косынкаларын, башмакларын, чиккән әйберләренең күплеген, матурлыгын күреп шаккаттык. Күпме хезмәт бит аларда! Тәрәзә төбендә нинди генә гөлләр үстерми икән ул. Дусайлылар элек-электән кул эшләрен яратып башкарганнар шул. 
Ай дәвамында барлык кызлар да бик тырышып, ярышып эшләделәр. Күмәк, иҗади хезмәт нәтиҗәсе озак көттермәде: бер-бер артлы берсеннән-берсе зәвыклы кулъяулыклар эшләнелде. “Аккалфак”лылар аларны яңадан килеп карадылар, бәяләп, фикерләрен әйтеп, бүләкләр тапшырдылар. Милли бизәкләрне, кул эшләрен, һөнәрләрне халыкка кире кайтарып, яшьләрне эшкә өйрәтеп йөрүче бу апаларга без бик рәхмәтле! Хәзер милли бизәкләр белән футболкалар чигә башларга исәбебез бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International