23нче сентябрьдә башкалабызның “Корстон“ күңел ачу һәм сәүдә үзәгендә “Нечкәбил 2017“ конкурсының ярымфиналы һәм “Татарстан – нык гаиләләр территориясе“ акциясе узды.

2017 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе

Җир йөзендәге иң күркәм гүзәллек – хатын-кызана! Алиһәләргә, әниләргә һәм гаиләгә мәдхия җырлаган “Нечкәбил“ конкурсы “Гаилә канаты астында“ («Под крылом семьи») оешмасы тарафыннан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Татарстанда быел 13нче тапкыр үткәрелә. Аны оештыручылар җәмгыятьнең һәм, бигрәк тә, яшь кызларның игътибарын тормышта хатын-кызга бала табып үстерү, гаилә кору бурычы йөкләнүенә юнәлтергә омтылалар. Гаилә учагын сүндерми саклаучы хәләл җефет, ана булгач та үзенең чибәрлеген югалтмый, ул талантын тормышта куллана белә, уңышка ирешә, Абдулла Алиш әкиятендәге “Нечкәбил“ сыман кайгыртучан ана, умарта оясы хуҗабикәсе – эшчән бал корты булып кала. Ачык конкурсның сайлап алу турын ана кеше үтә, ә бәйгедә исә бөтен гаилә: балалары, ире, әти-әниләре, туганнары, дуслары – үз гаиләләре дип санаган кешеләр барысы да катнаша. Алар үз гаиләләре, андагы кыйммәтләр, күркәм гадәт-традицияләр турында, мәдәни тормыш, бер-берсен ничек яратып, аңлап, хөрмәт итеп яшәүләре турында сөйлиләр, күрсәтәләр. Бәйгедә “Ана турында сүз“ номинациясендә җиңү яулаган, кулинария буенча “Кышка әзерлек“тә өченче урын алган Көек-Ерыкса мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Эльмира НИЗАМИЕВА тәэсирләрен безнең белән дә уртаклашты: –Әлеге республика дәрәҗәсендәге ярышта катнашып, олы Казанда кайнап кайттык. Гаилә дусларыбыз – Көек-Ерыкса авыл җирлеге башлыгы Фидаил һәм аның хатыны Гөлнара Шәйхетдиноваларга, мәктәп директоры Зәки Галиевка, укучыларга, безгә көч биреп торган җанатарларыбызга зур рәхмәт. Бергәләшеп казахларның “Түсәү кисү“ йоласын күрсәттек. Тормышта тәүге адымнарын атлаучы улларым беркайчан абынмасыннар, барыр юллары якты һәм сикәлтәсез булсын, җиңел һәм ышанычлы атласыннар, башка милләтләр арасында югалмасыннар, үзләрен горур тотсыннар, дип телим. Бик күп яңа идеяләр тупладык. Балалар да яңа дуслар таптылар, аралаштылар, аларга кызык булды. Бик кирәк мондый багланышлар. Эльмира Таһир кызы– күпмилләтле гаилә баласы. Әби-баба нәселләрендә кыпчак, башкорт, казах милләтләре катышкан. Әнисе татар егетенә кияүгә чыккан. Эльмираны кечкенә чакта ук әбисе Татарстанның Тукай районының Таулар авылына алып кайтып тәрбияләгән. Кыз Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә массакүләм театрлаштырылган тамашалар куючы режиссер белгечлеге алган, биергә ярата. Ире Илназ Габделмәүлә улы – Көек-Ерыкса урта гомумбелем бирү мәктәбендә физика-математика укыта. Ул пауэрлифтинг буенча халыкара класслы спорт мастеры да, хәзер гер күтәрү буенча ярышларда районыбыз данын яклый. Өч уллары Ирек, Әмир, Раян үсеп килә. Ун яшьлек Ирекнең баянга өйрәнүенә, авылның элекке оста гармунчысы булган бабасының сәләте аңа күчкән дип, әти-әнисе бик сөенә. Яшь гаиләгә – афәрин!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International