Гаиләдә бала туу - олы бәхет, аны бер нәрсә белән чагыштырып булмый. Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә 2017 елның 11 сентябрендә игезәк малайлар туу очрагын теркәү тантанасы булды. Сабыйлар Гиззатуллиннар гаиләсендә дөньяга килде. Бәхетле әти-әни балаларына Әмир һәм Сәмир дип исем куштылар. Әмир – гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә, "хан", "түрә" дигәнне аңлата. Сәмир –гарәп теленнән "сөйләүче", "әңгәмәдәш" дип тәрҗемә ителә. Тантаналы шартларда әти-әниләренә туу турында таныклык, котлау открыткасы, бүләкләр тапшырылды. Яңа туган балаларга бәхет, сәламәтлек, уңышлар телибез!