Мамадышта Яшь гражданнар форумы үтте.

2017 елның 22 сентябре, җомга

Әлеге чара Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча оештырыла. Яшь гражданнар форумы Татарстанның барлык районнарында “Республика балалар оешмалары советы” иҗтимагый төбәк оешмасы тәкъдиме белән узачак.
Балаларның иҗтимагый яктан активлыгын арттыру – яшьтән үк кирәкле гамәл. Үсеп җиткәч, актив гражданлык позициясендә булу, яшьләрнең үз оешмаларын ныгыту өчен алдан чаралар күрү комачау итми. Татарстанда Яшь гражданнар форумы да шул максат белән уздырыла.
Форумны Мамадышта шәһәребезнең 3нче санлы мәктәбе кабул итте. Ул “Мәдәният һәм яшүсмерләрнең иҗади үсеше”; “Сәламәт яшәү рәвеше, балалар спорты һәм туризм”; “Эшмәкәрлеккә беренче адым”; “Балалар гаммәви матбугат чаралары”; “Экологик тәрбия”; “Патриотик тәрбия”; “Балалар һәм яшьләрне хокукый яклау”; “Социаль яклау һәм волонтерлык эшчәнлеге”; “Фән һәм мәгариф”; “Балалар хәрәкәтен җәелдерү” кебек тематик мәйданда уза. Форумда катнашучылар 12 дән 18 яшькәчә булган иҗтимагый балалар оешмасы активистлары һәм лидерлары.
-Яшь гражданнар форумында катнашучылар төрле секцияләрдә проблемаларны чишәләр, Республикадагы балалар хәрәкәтенең килеп туган актуаль проблемаларын чишү өчен социаль проектлар ясыйлар. Презентацияләрен карап, без укучылар кабул иткән карарларның никадәр әһәмиятле икәнлегенә төшенәбез. Чыннан да, зур эш башкарыла. Катнашучыларга – активлыклары, ә Татарстан республикасы җитәкчелегенә яшьләр дәүләт сәясәте өлкәсендә шартлар тудыруы өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез, – диде ТР Балалар оешмасы Советы директоры Екатерина Согрина.
Моңа кадәр әлеге форум ике елга бер мәртәбә башкалабыз Казанда оештырыла иде. Быелдан, аны үткәрү тәртибенә үзгәрешләр кертелгән. Беренче елны ул республиканың 45 районында оештырыла һәм алдагы елны һәр төбәктән үзләрен иң-иңнәр дип күрсәткән балалар Казанда очрашачак. Май аеннан ТР Балалар оешмасы Советы вәкилләре мондый форумны 7 районда үткәргәннәр. 
Форумда искәртүләренчә, балалар оешмаларына ярдәм күрсәтү, аларга җәмгыять, дәүләт тарафыннан игътибар арттыру да төп бурычларның берсе булып тора. Шундый чаралар балалар һәм яшьләр мохитендә туган проблемаларны хәл итәргә дә ярдәм итә.
Чара нәтиҗәсендә махсус резолюция дә кабул ителде. Анда Татарстан республикасында балалар хәрәкәтен үстерүгә кагылышлы тәкъдимнәр кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International