Республиканың ветеринария табиблары үзләренең һөнәри дәрәҗәләрен күтәрәләр.

2017 елның 25 сентябре, дүшәмбе

2017 елның 26 - 29 сентябрендә “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында ветеринария табиблары өчен квалификация күтәрү курслары узачак.

Уку барышында эре мөгезле терлекләрдә һәм вак терлекләрдә була торган авыруларны дәвалау һәм профилактикалау, терлекләрдә бала тудыру процессында була торган тискәре нәтиҗәләрне җиңеләйтү, терлекчелектә зоотехника һәм ветеринария чараларын үткәрү, савым сыерларының югары продуктивлылыгына ирешү һәм терлекчелек продуктларының ветеринария-санитария иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре каралачак.

Моннан тыш, диагностикалау, дәвалау ысулларын, яңа дару чараларын, эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру җайланмаларын презентацияләү һәм башкалар булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International