2017 елның 4 - 7 октябрендә ВДНХ территориясендә 19 нчы “Алтын көз – 2017” Россия агросәнәгать күргәзмәсе узачак. Чараны Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештыра.
Ел саен үткәрелә торган төп авыл хуҗалыгы форумында Россия Федерациясеннән һәм чит илләрдән 2 меңнән артык предприятие, оешма, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре берлекләре һәм ассоциацияләре катнаша. Алар үз экспозицияләрендә иң яхшы инвестицион проектларны, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате продукциясен, авыл хуҗалыгы җайланмаларын, шулай ук авыл хуҗалыгы хайваннарының нәселле токымнарын күрсәтәчәкләр.
Форумның эш программасы авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр, дәүләт хакимияте органнары, финанс-кредит структуралары вәкилләре, тармакның әйдәүче экспертлары арасында эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыруга юнәлтелгән. “Алтын көз – 2017” күргәзмәсенең төп темалары – тармакның экспорт куәтен үстерү һәм аграр өлкәдә инвестицияләү процессын үстерү перспективалары. Күргәзмәнең төп вакыйгасы – агробизнесфорумы булачак.
Тулырак мәгълүмат белән түбәндәге сайтта танышырга мөмкин: http://goldenautumn.moscow/.