“Туган якка кайткандай булдык“.

2017 елның 9 октябре, дүшәмбе

Ак каланың “Энергетик“ мәдәният сарае бу көнне, чын мәгънәсендә, зур бәйрәм үзәгенә әверелде. Мамадышлылар биредә үзләренең күргәзмәләре белән якташларын сөендерделәр. Тәмтомнардан гына авыз итмичә, әйберләр дә сатып алдылар. Әнә район кулланучылар җәмгыятенең өстәлләре янында өлкән яшьтәге ике апа гапләшә: –Әйдә әле, Мамадыш колбасасын алыйк. Үзе арзан да, тәмле дә, – ди берсе. Аңа икенчесе кушыла: –Мин лимонад белән “Радуга“ дигән оешманың ипиен алдым. Алар белән танышам. Баксаң, апаларның безнең районга бер катнашлары да юк икән. –Мин – Нурия Муллина, тумышым белән Саба районыннан, ахирәтем Тамара Фәизова – Кукмара якларыннан. Гомер буе Чаллыда яшәдек. Без шәһәрдә узучы бер генә чараны да калдырмаска тырышабыз. Якташлар очрашулары бездә даими уздырыла. Мамадышлыларның талантларга бай икәнен беләбез, очрашу бик матур булыр, дип ышанбыз, – дип үзләре белән таныштырдылар. Алдан китеп шуны әйтим, кичә тәмамлангач, фойеда тагын очраттым аларны. –Ну, сез мамадышлылар, булдырдыгыз! Концерт узып киткәнен сизмичә дә калганбыз: ул өч сәгать чамасы барса да, – дип сокла- нуларын белдерделәр... Чараны Яр Чаллы шәһәре якташлар ассоциациясе рәисе Гөлзада РЗАЕВА ачып җибәрде: –Шәһәрне һәм “КамАЗ“ автогигантын төзүгә 1969нчы елдан башлап илебезнең төрле почмакларыннан төрле милләт вәкилләре килде. Күпме кеше туган төбәкләреннән аерылып, яңа урынга төпләнеп калды. Ул чорларда төзелешләрнең барышын яктырту өчен “Социалистик Татарстан“ газетасы шәхси хәбәрче итеп тумышы белән Мама- дыш районыннан булган Хәмит МӨХӘММӘТШИНны җибәрә. Ул күпме якташын каршы алгандыр шул чорларда. Бүген автогигант башкаласында хезмәт куючы медицина хезмәткәр- ләренең 15 процентын сезнең районнан чыкканнар тәшкил итә, – диде ул. Сәхнә беренче булып Чаллыда гомер кичерүче, үзешчән сәнгатькә гашыйк якташларыбызга тапшырылды. Аларның һәрберсенең тамырлары туган ягыбызга барып тоташа. Бүгенге көндә югары уку йортында белем бирүче, филология фәннәре кандидаты, тумышы белән Катмыштан булган Дания СИБГАТУЛЛИНА җирле шагыйребез Сәяф Шәйхинең сүзләренә җирле композиторыбыз Булат Юнысов көй язган “Туган ягым – җырлы бише- гем“ җырын башкарганда тамаша залында утыручы мамадышлылар үзләрен туган якларына кайтып килгәндәй хис иткәннәрдер. “Замана“ вокаль ансамбле ак калада, республикада гына түгел, Россиянең дә күп төбәкләрендә таныш коллектив. Аның составын чыгышлары белән төрле төбәкләрдән килгән абый- лар һәм апалар тәшкил итә. Шуларның икесе – Мамадыш районнынан. Түбән Якедә туган Фәнис ГЫЙНИЯТОВ–ансамбльнең баянчысы. Ул якташларын тальян гармуннарында, татар һәм башкорт курайларында уйнап сөендерде. “Замана“ солисты Гамбәрия ГАЗИЗУЛЛИНА – Баскан авылы кызы. Аның да моңлы тавышы күңелләргә үтеп керде. Илнур ФӘЙЗУЛЛИН тумышы белән Тәкәнеш төбәгеннән. Ул җырлар да яза, аларны үзе дә башкара. Аның җырлары берничә мәртәбә “Татар җыры“ конкурсларында елның иң матур җырлары исеменә лаек булганнар. Якташыбызның Түбән Ушмага багышлап язган җырын тыңлаган әлеге төбәктән чыкканнарның тамак төпләренә төер утырмыйча калмагандыр. Әти-әнисе Югары Ушмадан булган Рөстәм ФӘТТАХОВ курайда өздереп уйнаганда тамаша залында үле тынлык урнашты. Югарыда телгә алынган якташларыбызның чыгышларын караганнан соң, автогигант шәһәрендә яшәүчеләр нинди генә тармакта хезмәт куймасыннар, аларны сәнгатькә туган төбәкләрен сагыну хисе тарткандыр, дип уйлап куясың. Хуҗалардан соң сәхнәгә Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил ХӘЛИМОВ, Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий ИВАНОВ, Яр Чаллының Комсомол районы башлыгы урынбасары Эльвира ВӘЛИЕВА күтәрелделәр. –Чаллыда якташлар очрашуы даими уздырылып тора. Мамадыш – ул үзгә як, бар өлкәдә беренчелеккә омтыла, халкының тырышлыгы, эшчән, сәләтле булуы белән аерылып тора, – диде Рамил әфәнде. Әлбәттә, кунак-төшем күчтәнәчләрсез булмый. Районыбыз башлыгы Мамадыш төбәгенең гүзәл табигате чагылдырылган картина бүләк итте. Анатолий Петрович Мамадыш районы халкының уңганлыгы, бердәмлеге бүгенге очрашуда да ачык чагылуын билгеләп үтте һәм алга таба да шулай аралашып, тату яшәргә язсын, дигән теләген белдерде. –Күпмилләтле районыбыз халкын дуслык берләштерә. Тырышып эшли дә, менә дигән итеп яши дә беләләр алар. Чит җирләрдә яшәүче якташларыбыз да үзләренең кече Ватаннарын онытмыйлар. Чакыруны кабул итеп, очрашуга килгәнегез өчен зур рәхмәт. Бу чара якты мизгелләр, күңелле хатирәләр калдырыр, дип уйлыйм, – диде ул. Соңыннан районыбыз җитәкчесе якташлар очрашуын әзерләүгә зур өлеш керткән Гөлзада РЗАЕВАга, Яр Чаллыдагы Мамадыш районы якташлык идарәсенең актив әгъзалары Факил ГАЙФЕТДИНОВка, Дания НИГЪМӘТҖАНОВА га , Амур ФӘЛӘХОВка, Фәүзия ФӘЛӘХОВАга, Рөстәм ФӘТТАХОВка Рәхмәт хатлары тапшырды. Ә Эльвира ханымның тамырлары безнең төбәккә тоташкан икән. –Әти-әнием – Ямаштан. Балачагымда җәйләрем авылда яшәүче әби-бабай янында узды. Бүгенге очрашуга якташларым да күп килгән. Мондый кичәләр еш уздырылсын, очрашып-күрешеп яшик, – диде ул. Мәртәбәле кунаклардан соң сәхнә районыбызның иҗат коллективлары кулына күчте. Һәр чыгышта – туган якка мәхәббәт, мәдхия. Ә экранда – мәгърүр, соңгы елларда күп кенә үзгәрешләр кичергән, тагын да матураеп калган Мамадышыбыз, елга-күлләребез, саф сулы йөгерек чишмәләребез, яшел хәтфә болыннарыбыз, алтын башаклы кырларыбыз… Кичерешләр йөрәк түренә генә сыймыйча, күзләрдән яшьләр булып та агылды. Тамашачыларның кайсысыннан гына сорасам да: Туган якларга кайтып килгән кебек булдык, җаныбызга әйтеп бетергесез ял алдык, – дип җавап бирделәр. –Туган җир ул, кайда гына яшәсәң дә күңел түрендә. Мамадыш районыннан булуыбыз белән һәрчак горурланабыз, аның исеменә тап төшерергә тырышмыйбыз. Бу очрашуны без бик зарыгып көттек,– ди 1981нче елдан бирле Ак калада гомер кичерүче, тумышы белән Түбән Яке авылыннан булган Әлфирә ӘХМӘДИШИНА. –Мин тумышым белән Никифороводан. Авылдан моннан 44 ел элек чыгып киткән идем, бер елга якын Мамадыштагы тегү фабри- касында эшләдем, кияүгә чыкканнан соң, гаиләбез белән Яр Чаллыга күченеп килдек. Инде яшебез барса да, туган төбәк барыбер сагындыра. Якташлар очрашуы буласы көнне зур түземсезлек белән көтеп алдым, – ди Валентина ИВАНОВА. –Мин һәрвакыт үземнең Мамадыштан булуым белән горурланып яшәдем. Якташларымның барысын бергә күргәч тә, йөрәккә рәхәт булып китте. Бер очрашу – бер гомер, дип белми әйтмиләр шул, – ди Кадрия ФАТЫЙХОВА. –Ну, булдырдыгыз, якташлар. Казанда да сезне алкышларга күмәрләр иде. Шундый очрашу кичәсе уздырган өчен җитәкчеләрегезгә рәхмәт. Ул җырчыларыгыз зур сәхнәләрдә дә югалып калмаслар иде, нинди матур костюмнар тектергәнсез, биюләргә мөкиббән китеп карап утырдык. Очрашу тәмамланса да, хисләрдән айнып бетеп булмый әле, – диләр Кумырык авылында туып үскән, моннан 36 ел элек гаилә корып, Чаллыга күченеп килгән, балаларга татар теле һәм әдәбияты фәненнән белем бирүче Татьяна, гомер буе “КамАЗ“да хезмәт куйган Петр ЗАХАРОВлар. Районыбыз үзешчәннәренең чыгышына моннан да зур бәя биреп булмас иде. Аны Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге начальнигы Рөстәм ГАЛИУЛЛИН куйды: –Бу концерт кына түгел, ә зур бер ФЕСТИВАЛЬ булды. Мондый чаралар бик кирәк. Без үзебезнең милләт- тәшләребезне, якташларыбызны һичшиксез белергә тиеш, – диде ул. Йөгерек су мүкләнми, диләр. Мондый багланышлар, очрашулар бик кирәк, минемчә. Чөнки алар алга таба яңа үрләр яуларга этәргеч бирә, халкыбызның җәүһәрләрен барларга, асылташларын ачарга ярдәм итә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International