Дусайлылар дус яши.

2017 елның 16 октябре, дүшәмбе

Эчкә уздык. Буйдан-буйга табын әзерләнгән. Нинди генә сыйхөрмәт юк анда! Кунак әбиләр берсеннән-берсе матур итеп киенгәннәр, йөзләрендә нур балкый, үзләре шат. Олыяз ветераннар советы җитәкчесе Юрис Мөхлисов, авыл җирлеге башлыгы Илдус Хәев үзләренең җылы сүзләрен, котлауларны җиткерделәр. Сүз мәктәп һәм балалар бакчалары коллективларына бирелде. Балаларның матур җырлары, шигырь юллары, биюләре кунакларга зур бүләк иде. Без дә, үз чиратыбызда бәйрәм сәбәпчеләренә котлап алып килгән бүләкләребезне, күчтәнәчләребезне тапшырдык. Бәйрәм мул табын артында дәвам итте. Узган гомер истәлекләре белән уртаклашып, вакыт узганын сизми дә калдык. 78 яшьлек Роза апа Шәрифуллина бүләк итеп яраткан җырын башкарды. Бию көе куюга, яшь чакларын искә төшереп, барысы да биеделәр, күңел ачтылар. Бәйрәм бик күңелле булды. Кечкенә генә авылда нинди зур чара узды! Авыл “Ак калфак“ оешмасы җитәкчесе, мәдәният йорты мөдире Әлфия Җамалиевага, авылдашлары Гүзәл Вильданова, Гәүһәрия Гарифуллиналарга кат-кат рәхмәт әйтеп, алга таба да шундый очрашуларга өметләнеп таралышты чакырылган кунаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International