Балага Владислава дип исем куштылар.

2017 елның 23 октябре, дүшәмбе

21 нче октябрьдә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә Никифоровлар гаиләсе тантаналы рәвештә кызыларының беренче документ алдылар. Балага Владислава дип исем куштылар.

         Владислава – славян теленнән "дан белән идарә итүче", "данлыклы идарәче" дип тәрҗемә ителә. Шунысы кызык, әтисенең исеме  дә Владислав. Моннан тыш, әти һәм кыз туган көннәрен октябрь аенда билгеләп үтәчәкләр.

         ЗАГС бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина бәхетле ата-ананы чын күңелдән котлады, баланың беренче документын тапшырганда Никифоровлар гаиләсенә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге теләде. Истәлеккә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау открыткасын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International