Казан авиация заводында Ту-160М2 стратегик бомбардировщигы тәкъдим ителде.

2017 елның 17 ноябре, җомга

С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводында 10 ел эчендә беренче тапкыр Ту-160М2 стратегик ракета йөрткеченең тәҗрибә үрнәген тәкъдим итү тантанасы булды. Авиация преприятиесе тарихындагы мөһим вакыйга заводның юбилеена туры килде. Быел аңа 90 ел тула.

Ерак авиация командующие Сергей Кобылаш сүзләренчә, очкыч 2018 елның февралендә беренче тапкыр һавага күтәреләчәк. Ә март-апрель айларында аны РФ Кораллы көчләренә тапшыру күздә тотыла.

Берләштерелгән двигательләр төзү корпорациясе президенты Юрий Слюсарь Казан авиация заводын яңартуга 40 миллиард сум акча сарыф ителәчәге хакында хәбәр итте. 2025-2027 еллардан соң предприятие ерак авиация перспективалы авиация комплексы самолетларын җитештерүгә күчәргә әзер булачак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International