Яңа операция старт алды

2018 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

Республикада “Снегоход – 2018“ операциясе старт алды. Дәүләт техника күзәтчелеге (гостехнадзор) бүлеге, башка күзәтчелек һәм хокук саклау органнары белән берлектә, 15нче гыйнвардан 7нче мартка кадәр район территориясендә моточараларның (внедорожный) торышын контрольдә тоту буенча профилактик операция үткәрә. “Тикшерүләр күрсәткәнчә, андый транспорт чаралары хуҗалары үзләренең “тимер атлары“ техник торышына, хәрәкәт иминлеген тәэмин итүгә һәрвакытта да җаваплы карамыйлар. Еш кына “снегоход“ларга тракторчы-машинист таныклыклары булмаган килеш утыралар. “Снегоходлар“ сатып алынуга, 10 тәүлек эчендә, дәүләт техника күзәтчелеге бүлегендә теркәлергә, аларга вакытында техник күзәтү үткәрелергә тиеш. Закон таләпләре бозылганда, гражданнарга – 1,5 мең сумнан 2 мең сумга, вазыйфалы затларга – 2нән 3,5 сумга, юридик затларга 5 меңнән 10 мең сумга кадәр штраф каралган. Теркәгәннән соң, ел саен техник күзәтү үткәрәсе. “АI“ ачык категорияле тракторчы-машинист таныклыгына имтиханнар кабул итү һәм таныклыклар бирү дәүләт техника куркынычсызлыгы бүлекләре тарафыннан башкарыла“,–ди Мамадыш шәһәре һәм Мамадыш районы буенча дәүләт техника күзәтчелеге бүлеге начальнигы Илнур Сафин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International