2018нче ел Татарстанда бөек рус язучысы Лев Толстой елы дип игълан ителде. Акциянең максаты – халыкның игътибарын әдәбият һәм тел мәсьәләләренә җәлеп итү. Биографиясе Казан белән тыгыз бәйләнгән язучыбызның тууына быел 190 яшь тула. Ә Мамадыш турында әйткән сүзләре безнең ватанпәрвәр йөрәкләргә аеруча сары май булып ята.