Эшләрнең ахыры күренә

2018 елның 19 гыйнвары, җомга

Бөтен Мамадыш халкы, район җитәкчелеге чирек гасыр дәвамында көткән көн җитә: быел 8нче март – Халыкара хатын- кызлар көне алдыннан чистарту корылмалары эшләтеп җибәреләчәк. Бу хакта “СитиСтройПлюс“ җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең анда төзелеш эшләрен алып баручы участок начальнигы РАМИЛ ГАТИЕВ җиткерде. Узган елның июль ахырында булганда анда Чебоксар шәһәрендәге “Моду- лиз-Спецстрой“ ҖЧҖнең Борис Кайгородов җитәкчелегендәге төзүчеләре биологик чистарту блогы стеналарын реконструкцияләү – бетонлау белән шөгыльләнәләр иде. Бу эшләр төгәлләнеп, блокның стеналарына тыштан балчык өелгән. Аның өсте ачык була. Эченә технологик җиһазлар урнаштырачаклар. Бүгенге көндә Казаннан Көн темасы Эшләрнең ахыры күренә “СитиСтройПлюс“ җәмгыяте эшчеләре, кызу темплар белән, объектны эшләтеп җибәрүгә әзерлиләр. –Биологик чистарту блогының әзерлеге – 80, инженерлык челтәрләренеке – 70, ләм мәйданчыгыныкы 95 процент тәшкил итә. Ул мәйданчыкка җиһазларын гына урнаштырасы калды. Кайтып җитүләрен көтәбез, – ди Рамил Нуретдинович. Ләм мәйданчыгы ягында экскаватор траншея казый иде. Компрессор станциясеннән чистарту корылмалары блогына һава кудыргыч линия сузачаклар икән. Башта котельный итеп җиткерелгән бинаны компрессор станциясе итеп үзгәртергә күрсәтмә килгән. Төзелештә бүгенге көндә утызлап кеше эшли. Алар- ның күбесе үзебезнең Мамадыштан һәм авыллардан, башка төбәкләрдән (хәтта Башкортостаннан) килеп эшләүчеләр дә бар. Бер төркем эшчеләр кабул итү камерасының фундаментын әзерләү белән шөгыльләнә иде. Анда автомат рәвештә эшләүче тырма (грабильная) җайланмасын урнаштырачаклар. Ягъни шәһәрдән һәм “Мамадыш“ совхозы бистәсеннән килүче канализация сулары башта аңа керәчәк, анда тупас калдыклардан арындырылып, биологик чистарту блогына узачак. Хәзергә Мамадышның бөтен канализация сулары сыр -май комбинаты аша аның чистарту корылмаларына озатыла. Әлеге яңа объектка сыр-май комбинаты яныннан шәһәрнең канализация сулары һәркайсы 225 миллиметр диаметрлы ике линия белән китереләчәк. Алар полиэтилен торбалардан. Төзелешнең һәр почмагында эшчеләр кырмыскадай кайнаша. Казыйлар, эретеп ябыштыралар, агач борыслар кисәләр, бетонлыйлар... –8нче март бәйрәме алдыннан объектны эшләтеп җибәрү анда бөтен эшләр дә тәмамланып бетү, дигән сүз түгел әле, диләр төзүчеләр. Калган вак-төякләрен ахырына кадәр җиткерү, көйләү һәм кайберләрен үзгәртү эшләре аннан соң да дәвам итәчәк. Егерме биш ел эчендә мондый корылмаларга таләпләр дә, технологияләр дә нык үзгәреш кичергән. Иң мөһиме – шәһәрнең бөтен канализация сулары Нократыбызга чистартылып агызылачак. Көмеш елгабызның экологиясе сизелерлек яхшырачак. Төзүчеләр әлеге корылмаларның тәүлегенә 2400 куб метрга кадәр канализация суын чистартырга сәләтле булуын әйтәләр. Ә сыр-май комбинатының чистарту корылмалары үзләренә генә хезмәт итә башлаячак. Шәһәрнең чистарту корылмалары 1992нче елда ук җиткерелә башлаган иде бит инде. Районыбыз җитәкчелеге барыбер аны эшләп бетерүгә иреште! Ә ләм мәйданчыгына тупла- начак чистартылу калдыкларын исә каты көнкүреш калдыклары полигонында утильләштерәчәкләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International