Төзедек, төзибез һәм...

2018 елның 19 гыйнвары, җомга

Агымдагы елда да яңа объектлар төзү, вакыт узу белән таушалганнарына капиталь ремонт үткәрү буенча шактый эшләр башкарылачак. Берничә социаль юнәлештәге корылманы файдалануга тапшыру да каралган.

“Мамадыш“ совхозы бистәсендә күпфатирлы дүрт йортның 30ар фатирлы икесендә быел эшләрне төгәлләү планлаштырыла. Мәгълүм булганча, алар аренда торагы программасы нигезендә төзеләләр. Алар янәшәсендәге тагын Төзедек, төзибез һәм... ике йортта эшләр дәвам итәчәк. Сәламәтлек саклау өлкәсендә дә яңалыклар көтелә быел: Зур Шыя авылында фельдшерлык-акушерлык пункты төзеләчәк, район үзәк хастаханәсе поликлиникасында ремонт эшләре уздырылачак. “Мамадыш“ совхозы бистәсендәге күпфатирлы 14 йортта, шәһәрдәге “Светлячок“ һәм “Мамадыш“ совхозы бистәсендәге “Аленушка“ балалар бакчалары капиталь ремонт программасына эләктеләр. Олыяз һәм Усали авылларында төзеләчәк спорт мәйданчыклары әлеге торак пунктларында яшәүчеләрнең яраткан урыннарына әверелер, дип ышанасы килә. Узган елның көзендә Җөри авылында күпфункцияле комплекс төзелә башлады. Аны быел июль аенда файдалануга тапшырачаклар. Түбән Ушма балалар бакчасында, Көек-Ерыкса һәм Түбән Яке урта мәктәпләре котельныйларында ремонт эшләре уздыру да каралган. “Өмет“ социаль прию- тында да капиталь ремонт программасы кысаларында эшләр башкарылачак. Шәһәрнең Төньяк бистәсендә су белән тәэмин итүгә кагылышлы эшләр уздыру күз уңында тотыла. Торак пунктлар урамнарында яктырткычларны яңарту быел да дәвам итәчәк. Бу эш Соколка һәм Ишки авылларында башкарылачак. Быел Сон һәм Олыяз авыл җирлекләренең, район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе, ветеринария берләшмәсе биналары йөзләрен үзгәртәчәкләр. “Яшьлек“ скверында, иҗтимагый киңлекне үстерү максатында, эшләр дәвам итәчәк. Шәһәрнең Совет урамында да шушы юнәлештә эшләр башланып китәчәк. Торак пунктларында 4,55 километр озынлыктагы урамнарны тәртипкә китерү, кайчандыр асфальтбетон катнашмасы җәелгән, вакыт узу белән шактый тузган өслекләргә капиталь ремонт үткәрү дә күз уңында тотыла. Ишегалларын ремонтлау программасы кысаларында 29,3 мең квадрат метр мәйдан (35 объект) рәткә китереләчәк. Муниципаль юл фонды хисабына ремонтка 10 объект эләгә. Вершина һәм Сикәнәс авыллары арасындагы юлдагы елга аша күпер төзелеп бетеп, файдалануга тапшырылачак. Соколка-Сикәнәс юлында да эшләр дәвам итәчәк. Со- колкадан бу юнәлештә сигез километр юл салынды инде. Быел заманча юлны тагын дүрт километрга арттыру күз уңында тотыла. Юллар ремонтына килгәндә, Мамадыш-Кукмара юлындагы Комазан башы турындагы күпер тирәсендә 1,7 километр юл рәткә китереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International