Башкарма комитетта яңа җитәкче

2018 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

Мәгълүм булганча, башкарма комитет җитәкчесе конкурс нигезендә сайлап алына. Бу вазыйфага ике кеше үзләренең кандидатураларын тәкъдим итте. Шуларның берсе–муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вадим Ильич Никитин, икенчесе – муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбарасы булып эшләгән ИЛШАТ МИННӘСХӘТ улы ДӘРҖЕМАНОВ. Депутатлар Илшат Дәрҗемановны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләделәр. Ул 1977нче елда Әлмәт районының Елхово авылында туа. 1998нче елда Казан дәүләт финанс-икътисадый институтын тәмамлый. Кулына диплом алган елдан алып 2010нчы елга чаклы салым органнарында төрле җаваплы вазыйфалар башкара. 2011-2017нче елларда Мамадыш муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын алып бара. Илшат Миннәсхәтович чыгышында үзенә шундый ышаныч белдергәннәре өчен район башлыгы Ана- толий Ивановка, депутатларга рәхмәтен белдерде һәм программасы белән таныштырды:

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International