Традицион очрашу быел 2нче февральдә район мәдәният йортында узачак. Район, предприятие җитәкчеләре, замананың яшь кадрларын–булачак һөнәр осталарын туган якларына кайтару, үзләренә эшкә урнаштыру максаты белән чыгышлар ясаячаклар. Район башлыгы Анатолий Иванов кече ватанның перспективалары белән таныштырачак, программалар турында сөйлиячәк. Яшь белгечләр аңа шәхсән мөрәҗәгать итеп, борчыган сорауларына җавап таба ала