Өчнең икесе – Мамадыштан

2018 елның 19 феврале, дүшәмбе

Бу юлы Мамадышның Боз сараенда җиңүчене һәм Бөтенроссия финалында катнашучыны ачыклар өчен алты коллектив – безнекеләрдән тыш, Биектауның “Биектау“, Зәйнең “Яшьлек“, Казанның “Стрела“, Норлатның “Ледок“ һәм Байлар Сабасының “Тимерхан“ командалары көч сынашты. Башка финал бәйгеләреннән аермалы буларак, коллективларның һәрберсе бишәр көндәше белән “бил алышты“. Тренер Сергей Солодаев шәкертләре иң беренче очрашуда “Тимерхан“ны 11:0 исәбе белән тармар итте. Ә менә “Яшьлек“ исә уенчыларның гына түгел, җанатарларның да кулларын пульста тотарга мәҗбүр итте. Беренче период зәйлеләрнең Мамадышка җитди ниятләр белән килүен күрсәтте. Кызганычка каршы, аларның каршылыклары озакка җитмәде: “Олимп“, биш җавапсыз алка кертеп, очрашуны үз файдасына төгәлләде. “Стрела“ белән булган уен да “Олимп“ка җиңел бирелмәде. Шулай булуга карамастан, егетләребез көндәшләренең каршылыгын сындырып, аларны 4:0 исәбе белән бирелдерергә мәҗбүр иттеләр. Норлатлылар да 10:1 исәбе белән тар-мар ителде. Биектаулыларны без 8:2 исәбе белән җиңүгә ирештек. Нәтиҗәдә “Олимп-2003“ Мәскәү өлкәсенең Дмитров шәһәрендә узачак Бөтенроссия финалында Татарстан данын яклаячак. Шунысын ассызыклап үтәргә кирәк, агымдагы сезонда “Алтын алка“ клубы уеннары өч яшь категориясендәге хоккейчылар арасында үтә. Кече яшьтәгеләрнең республика финалы тиздән Норлат шәһәрендә узачак. Дөрес, анда безнекеләр уйнамый. Шулай итеп, Дмитров шәһәренә җөмһүриятебез данын якларга барачак командаларның икесе безнең Мамадыштан – “Олимп-2005“ һәм “Олимп-2003“. Соңгысының мондый хәлиткеч уеннарда өченче мәртәбә катнашуы инде. Моннан дүрт ел элек шул ук Дмитровта Сергей Солодаев шәкертләре 12 команда арасында дүртенче урынны яулаган булсалар, тагын ике елдан Сочида 60 коллектив арасында унҗиденче булдылар. Быел егетләребез сынатмаслар, дип ышанасы килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International