Алинә Заһитова Олимпиадада ирекле фигуралы шууда алтын медаль яулады. Бу - Россиянең беренче адтын медале. Икенче урында Евгения Медведева, өченчедә - Канададан Кейтлин Осмонд.
Моңа кадәр Заһитова быелгы Олимпиадада кыска программада чыгыш ясап, дөнья рекорды куйган иде. Ә команда ярышында көмеш медаль яулады.
Алинә Заһитовага 15 яшь. Ул — “Ижсталь” хоккей командасының элеккеге баш тренеры Илназ Заһитовның кызы. Аңа бу исемне гимнастка Алиә Кабаева хөрмәтенә кушканнар. Әтисе һәм әнисе кызны тимераякка 4 яшендә бастыра. 6 яшеннән ул фигуралы шуу белән ныклап шөгыльләнә башлый. Илназ Заһитов - тумышы белән Актаныш районыннан. Алинәнең сеңлесе Сабина да фигуралы шуу белән шөгыльнә.