Цифрлы телевидениягә күчәбез!

2018 елның 22 марты, пәнҗешәмбе

Рәсәй халкына  2010-нчы елга кадәр 4-тән артык  телевизион тапшырулар программасын карау мөмкинлеге юк иде. Шул ук вакытта аналог телевиденисен тапшырулар программасын арттыру, үстерү дә соңгы чигенә җиткән иде.

Шушы нәтиҗәләрдән соң Рәсәй президенты В.В.Путин тарафыннан федераль программа кабул ителде. Цифрлы челтәрне төзү DVB-T2 стандартында төзелә башлады. Рәсәйдә мондый стандарттагы беренче тапшыру җайланмасы Казан шәhәрендә 2012 елының 1 мартында эшләтеп җибәрелде. 2017 ел ахырына төзелеш эшләре республика районнарында төзелеп бетте.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең 99%  яхшы качествада hәм абонент түләүсез 1-нче пакетка кергән каналларны: “Первый канал”, «Россия 1», «Матч ТВ», «НТВ», «Петерберг – 5 канал», «Россия К», «Россия 24», «Карусель, «Общественное телевидение России», «ТВ Центр – Москва», ә 81,56% кеше 2-нче пакетка кергән каналларны: «Рен ТВ», “Спас”, “Первый развлекательный СТС”, «Домашний», «ТВ-3», «Пятница», «Звезда», «Мир», «ТНТ», «Муз ТВ» карау мөмкинлегенә ия булды.

Мамадыш халкына цифрлы телевиденияне Тэкэнеш,Кумазан,Мамадыш,Кирмэн,Берсут,Тубэн Кама ретрансляторларыннан карау момкинлеге бар. Цифрлы телевиденияне карау момкинлеген белер очен Консультатив ярдэм узэгенэ 8 800 220 2002 телефонына шалтырата аласыз, шулай ук Шэмэрдэн телеузэге  телефонына (884362 3 22 24) шалтыратырга момкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International