Татарстанның балалар һәм студентлар командалары "Чәчәк ат, минем республикам!" экоквестында катнашу өчен чакырыла.

2018 елның 23 марты, җомга

"Чәчәк ат, минем республикам!" II онлайн-экоквестында катнашу өчен заявкалар кабул ителә башлады, аның оештыручысы – Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы ярдәмендә "Чиста булачак" Татарстан Республикасы яшьләр экология хәрәкәте. Чара әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләрен хәл итүдә яшьләрнең иҗади потенциалын активлаштыруга, яшьләрне табигать саклау чараларын уздыру буенча гамәли эшчәнлеккә җәлеп итүгә, шулай ук Татарстан Республикасындагы балалар һәм яшьләр арасында, ЭКОхәрәкәтнең гамәли эшчәнлегенә җәлеп итү юлы белән, экологик культура дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән.

Квест 1 апрельдән 1 июньгә кадәр ике төркемдә катнашучылар арасында узачак:

"Яшелләр" категориясе – Татарстан Республикасының гомуми белем бирү учреждениеләре, өстәмә белем бирү учреждениеләре базасында 16 яшькә кадәрге 4-10 кешедән формалашкан командалар (16 яшьтән зуррак 1 өлкән кеше җитәкче була ала);

"Кызыллар" категориясе – Татарстан Республикасының югары һөнәри һәм урта белем бирү учреждениеләре базасында 17-30 яшьлекләр арасыннан 4-10 кеше составында формалаштырылган командалар.

Чара кысаларында катнашучылар экологик юнәлешле 10 биремне чишәргә тиеш, биремнәрне уңышлы үтәгән очракта баллар биреләчәк. Максималь күләмдә балл туплаган командалар чараның җиңүчесе булачак.

Катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча теркәлү узарга кирәк: https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSc6xnW0Xq5iQar5BPf-GZln9-AnzuVhBDMc8YiTgdc5uWWakg/viewform

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International