Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм» ведомство программасында катнашучы крестьян-фермер хуҗалыкларын сайлап алу буенча конкурс башлану турында игълан итә.
Конкурска заявкалар һәм документлар 2018 елның 3 апреленнән 3 маена кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, 3 нче кат, каб. 302.
Кабул итү эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр башкарыла.
Грант бирү тәртибе һәм документлар рәвешләре турындагы мәгълүмат биредә урнаштырылган: http://agro.tatarstan.ru/rus/konkurs-2018-nachinayushchiy-fermer-2656557.htm.