Мамадышта Монополиягә каршы федераль хезмәт- нең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Рузалин Хәбибуллин һәм идарәнең матбугат сәркатибе Оксана Ефимова булып киттеләр. Иң элек алар “Вятка“ сәнәгать паркы белән танышты. Аннан “Сельхозтехника“ сәнәгать мәйданчыгында эшмәкәрләр белән очрашып, алар җитештерә торган подукцияләр белән кызыксындылар. Красная Горка мәктәбендә үткәрелгән ачык дәрестә Оксана Ефимова федераль хезмәтнең эшчәнлек юнәлешләре белән таныштырды. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирделәр. Олы кунак шул ук көнне гозерләре булган гражданнарны да кабул итте.