ТАЛПАН “АУГА“ ЧЫГА

2018 елның 28 апреле, шимбә

Татарстан Республикасында агымдагы елның 15нче мартыннан вируслы талпан энцефалитын һәм “урман бете“ аша йогарга мөмкин булган башка инфекцияләрне атна саен мониторинглау эше алып барыла. 2018нче елның 17нче апреленә булган мәгълүматлар буенча, җөмһүриятебездә талпан кадалып сәламәтлек саклау учреждениеләренә мөрәҗәгать итүчеләр искәртелмәгән. ТР буенча “Роспотребнадзор“ Идарәсенең территориаль бүлеге урманнарга, агачлы урыннарга барганда “урман бете“нә каршы саклану чаралары күрү мөһимлеген искәртә. Талпан тешләгән очракта, кичекмәстән яшәү урыны буенча медицина оешмасына мөрәҗәгать итү зарур. Авыруны булдырмый калу өчен “урман бете“ тешләгән кешеләргә профилактик процедуралар үткәрергә кирәк. Бу очракта талпанга каршы иммуноглобулин ясала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International