Алабугада «Хезмәткә һәм Ватанны сакларга әзер» дип исемләнгән Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмалары укучылары Спартакиадасы кысаларында «Көрәш» буенча финал ярышлары узды. Ярышларда 35 һөнәри белем бирү оешмаларыннан килгән 179 студент катнашты.