КАЗАН БЕЛГЕЧЛӘРЕ ТИКШЕРДЕ

2018 елның 28 апреле, шимбә

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы белән, “Россия авыл хуҗалыгы үзәге“нең республика филиалы белгечләре районыбыз хуҗалыкларының һәм фермерларының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерделәр. Тракторларның, тагылма эш коралла- рының төзеклеге, чәчүлек материалларга фитопатологик анализлар үткәрү, орлык агулау машиналары, техника куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлеше белгечләрнең игътибар үзәгендә булды. “АПК “Азык-төлек программа- сы“ җәмгыяте, кырык мөмкинлектән кырык балл җыеп, беренче урынга чыкты. Икенче урынны “Мостафин“ кре- стьян-фермер хуҗалыгы яулады. Өченче урында – “Павлова“ крестьян-фермер хуҗалыгы. Министрлык билгеләгән белгечләр Усали агрохимиклары ярдәмче хуҗалыгында, “Азык-төлек корпорациясе“ җәмгыятендә дә булдылар. Районыбызның тулаем әзерлеге дә югары бәяләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International