“ӘБИЕМ ДИСБЕСЕ“ – ГРАН-ПРИ ИЯСЕ

2018 елның 28 апреле, шимбә

Егерме ел гомерен бала- ларга белем бирүгә ба- гышлаган Мансур Шиһаповны Түбән Якедә бүген дә зур хөрмәт белән искә алалар. Моннан 21 ел элек рәхимсез үлем аны арабыздан алып китте. Мансур аганың кызы, “Ватаным Татарстан“ газетасы хәбәрчесе булып эшләүче Гөлгенә инициативасы белән, узган елның март аенда Казан федераль университе- тының журналистика бүлеге һәм газета тара- фыннан аның истәлегенә яшь каләмчеләрнең республикакүләм конкурсы оештырылды. Каләмдәшебез әйтүенчә, бәйгенең максаты – проза, публицистика һәм поэзия өлкәсендә 10 яшьтән зуррак сәләтле балаларны, яшүсмерләрне һәм 35 яшь- кәчә булган каләм тибрәтүчеләрне барлау. “Бүгенге көндә журналистика бүлегендә бюджет урыннары бетерелде. Анда белем алучыларның күпчелеген хәлле кешеләрнең балалары тәшкил итә. Алар, мәгълүм булганча, кулларына диплом алгач, һөнәрләре буенча эшләмиләр. Киләчәктә анда яшьтән үк публицистик, проза һәм поэзия өлкәләрендә үзләрен күрсәткән сәләтлеләр дә белем алырга тиеш, дип уйлыйм“, – ди Гөлгенә Мансур кызы. Конкурска Түбән Яке авыл мәдәният йортында йомгак ясалды. Һәр номинациядә җиңүчеләргә, призлы урын- нар алучыларга бүләкләр тапшырылды. Ә гран-прины шәһәрдәге 4нче санлы мәктәпнең 6нчы сыйныфында белем алучы Назгөл Мәгъфурова (рәсемдә) отты. Аның “Әбием дисбесе“ язмасы жюри тарафыннан югары бәяләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International