ИНКРУСТАЦИЯ ВАКЫТЫ ҖИТТЕ

2018 елның 28 апреле, шимбә

Хуҗалыкларда язгы кыр эшләре башланып килә. Ындыр табакларында да эш темпын арттыра баралар. “Район авыл хуҗалыгы үзәге“нә биреп, орлыкларның тишеле- шләре ачыкланган, фитопатологик анализлар ясалган булырга тиеш инде. “29нчы Федераль закон буенча, чәчүлек материалны саклауның үз таләпләре бар. Орлыклар саклана торган складларга яңгыр, буран керергә, стеналарда һәм идәннәрдә ярыклар булырга тиеш түгел. Аларны метр ярымнан калынрак итеп салырга ярамый, стенага да тиеп торырга тиеш түгелләр. Чәчүлек материалның фураж ашлыгы белән кушылуына юл куярга ярамый. Кызганычка каршы, бу таләпләр бөтен хуҗалыкларда да үтәлми. Бүгенге көндә чәчүлек материалны фитопатологик анализлар нәтиҗәләренә карап эшкәртү өчен химик һәм биологик препаратлар әзерләп куелган булырга тиеш инде. Алар ор- лыктагы авыруларны да юк итәләр, тишелеш энергияләрен дә арттыралар“, – ди “Россельхознадзор“ның Татарстан буенча фитосанитария белгече Мөдәррис Фәттахов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International