Еллар ерагайса да, сугыш кайтавазы әле дә тынмый.

2018 елның 9 мае, чәршәмбе

Елдагыча, быел да аны каршылауга районыбыз алдан ук әзерләнә башлады. Сугышта катнашканнар, тылда хезмәт батырлыгы күрсәткәннәр белән истәлекле очрашулар, тантаналы кичәләр оештырылды, аларның тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуны күз уңында тоткан чаралар күрелде. Ә инде 9нчы май көнне шәһәребездә әлеге бөек вакыйгага багышлап бай эчтәлекле чаралар уздырылды. Шуларның берсе булган парадка районның барлык оешма-предприятиеләре, бюджет учреждениеләре ныклы әзерлек белән килделәр. Иртән үк шәһәрнең үзәге бәйрәм төсмерен ала башлаган иде. Шәйхи Маннур һәй- кәле артындагы скверда Мамадыш политехник көллият коллективы көче белән кыр кухнясы оештырылды. Алга китеп шуны әйтим, митингтан соң анда йөзләгән кеше солдат боткасыннан һәм чәйдән авыз итте. Берничә студент, каты бәрелештән соң, учак янында солдатларның ял итеп утыруын гәүдәләндергәннәр иде. Санитарка яралы сугышчыга ярдәм итә. Янәшәдә генә палаткалар. Боларның барысын да киләчәктә дә шундый бәйрәмнәрдә генә күрергә насыйп булсын иде. Иртәнге сәгать унынчы яртыда Мамадышның Совет урамыннан бер төркем ветераннар һәм “Үлемсез полк“ акциясендә катнашучылар уза. Алар үз урыннарын алуга, тигез сафлар белән кадетлар, яшь барабанчылар үтә. Балалар, җирле артистлар һәм ветераннар хоры катнашындагы композициянең эчтәлеге җирдә бары тик тынычлык кына булуга корылган иде. Мәңгелек ут каршындагы мәйданда урнаштырылган утыргычларда урын алган өлкән кешеләр арасында күз яшьләрен сөртеп утыручыларны да күрергә туры килде. Инде тирән җыерчыклар баскан абыйлар-апаларның ихлас күңелләреннән балаларына һәм оныкларына “сугыш“ дигән афәтне күрмәсеннәр иде, дигән теләкне укырга була иде ул күзләрдән. Иртәнге сәгать 10. Район хәрби комиссары Андрей Синкевич парадның Совет урамыннан узарга әзер булуы турында район башлыгы Анатолий Ивановка рапорт бирүгә, иң беренче булып мәйданга музыка астында картингчылар, квадрациклчылар, мотоциклчылар килеп керә. Быелгы чарада барлыгы 38 расчет һәм районыбызның 68 хезмәт коллективы катнашты, алты мең чамасы кеше, берничә дистә бизәлгән техника тигез сафлар белән уздылар. Парад тәмамлануга митинг башланды. Аны районыбыз башлыгы Анатолий Иванов ачып җибәрде. Ул үзенең чыгышында Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбызның якты истәлекләрен һичкайчан онытмаска кирәклеген, аларның батырлыклары мәңгелек булуын ассызыклап үтте. –Ул елларда яшәгән, сугышта катнашкан, тылда эшләгән кешеләр – барысы да мәңгелек дан һәм мәңге- лек хөрмәткә лаек! Ә безнең бурычыбыз – шул дәвердәге халыкның батырлыгын үзебез дә онытмыйча, бездән соң килгән буыннарга да тапшыру, – диде ул. Аңардан соң бәйрәмгә җыелган халыкны район хәрби комиссары Андрей Синкевич, ветераннар Вахит Галиев, Саимә Мәхмүтова тәбрикләделәр. Бәйрәм барышында Анатолий Петрович хөрмәтле якташларыбыз Ясәви Фәттаховка, Мингаз Миннехановка, Галимулла Нәбиуллинга, Валентина Лаптевага, Вазыйх Фәхретдиновка Ватанны саклау эшендә һәм үсеп килүче буынны хәрби-патриотик тәрбияләүдә керткән өлешләре өчен Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен“ медален тапшырды. Тагын 25 райондашыбызга әлеге бүләк шушы көннәрдә тапшырылачак. Күккә шарлар очыру, залп ату, Мәңгелек утка чәчәкләр салу Җиңү бәйрәменә тагын да ямь өстәделәр. Бу көнне мәктәп укучылары арасында җиңел атлетика буенча эстафета уздырылды, ветераннар өчен бәйрәм табыны әзерләнде, берничә урында мәдәни чаралар уздырылды, поэзия сөючеләрне “Шигърият паркы“ җәлеп итте. Бөек Җиңү көненә багышланган бәйрәм чаралары кичке сәгать унда салют ату белән тәмамланды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International