“Татар көрәше татарлыгын югалтмасын“.

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

Моннан 60 ел элек Олыяз авылында дөньяга килгән язмам герое мондый биеклекләргә ничек ирешкән соң? Аның турында авылдашларыннан, дусларыннан: “Ул теше чыкканнан бирле көрәшә,“ – дигән сүзләрне ишеткәнем бар. Элекке елларда малайлар прәннек, печенье өчен бил алышырга әзер торганнар. Ул чорларда авылларда кибетләр яны авыл агайларының җыелышып, дөнья хәлләре турында сөйләшеп утыра торган урын булганын һәрберебез яхшы хәтерлидер. Алар янында малайлар да чуала. Шул чагында бер агайның башында кызык идея туа: “Көрәшеп җиңүчегә биш прәннек.“ Шул чагында кибет янәшәсе чын көрәш мәйданына әверелә. Балалар тузанга батып бетәләр, маңгайларыннан шыбыр- дап тир ага, җиңелгәннәр күз яшьләрен коя. Бары тик Фарилның йөзендә генә шатлык нурлары. Терсәкләре сыдырылган, чалбарының тез башлары ертылган малай биш прәннеккә ия була! Мәктәптә укыганда ул спортның күп төрләре белән шөгыльләнә. Ләкин иң яратканы татарча көрәш була. Буе кечкенә булуга карамастан, ул инде мәктәптә, 8нче сыйныфта укыганда ук авыл Сабантуенда зурлар белән бил алыша башлый һәм... беренче зур җиңүен дә яулый. Менә шул мизгелдән алып аңа зур келәмнәргә юл ачыла да инде. Түбән Тәкәнеш урта мәктәбен тәмамлаганда ул инде ике тапкыр колхозның баш батыры исеменә лаек була. Легендар көрәшчебез бүген дә көрәштән ерак йөрми. Аның призына Түбән Ушмада 2003-2005нче һәм 2006нчы елларда туган һәм яшьрәк малайлар арасында уздырылган милли көрәш бәйгеләрен караганда, ул бала чагында биш прәннеккә көрәшкән чакларын исенә төшермичә калмагандыр. Бәйгеләргә җыелганнар арасында әле келәмнәрдә тәүге адымнарын ясаучы 9-10 яшьлекләр дә бил алышты. Аларның үҗәтләнеп, көндәшләрен аркаларына салырга омтылуларына ничек инде сокланмыйсың. Фарил абыйлары балачактан милли көрәшкә тартылган малайларның киләчәктә дә кулларыннан сөлгеләрен ташламауларын ихлас күңеленнән тели. Форсаттан файдаланып аның белән көрәш фәлсәфәсе турында да сөйләшеп алдык. –Татарча көрәш спорт кына түгел, ул – фәлсәфә дә, – ди ул. – Көрәш безгә ата-бабаларыбыздан калган мирас, милләтебезнең йөзек кашы. Ул татар халкының канында һәм җанында. Шунысы сөендерә, хәзер аның белән башка милләт вәкилләре дә шөгыльләнә икән, димәк, спортның бу төренең популярлашуы турында сөйли. Аңа мәхәббәтне кечкенәдән үк балаларга сеңдерергә кирәк. Ниндидер биек үрләргә менү өчен зур көч түгү сорала. Бүген районыбызда моның өчен бөтен шартлар да тудырылган. Минемчә, билгеләнгән вакытта күнегүләр генә уздыру җитми. Шәхсән шөгыләләнү дә комачау итмәячәк. Аның белән килешми мөмкин түгел. Хәзер татар көрәше татарныкы гына булсын, дип әйтү дә дөрес түгел. Башкалар да көрәшсеннәр, шөгыльләнсеннәр. Тик аның кайдан килеп чыкканын онытмаска, элек-электән килгән кагыйдәләренә буйсынырга, үзен акламый торган искәрмәләр кертмәскә иде аңа. Ярышларны ачу тантанасында Фарил абыйның келәмдәшләре Әлфәт Шәйдуллин белән Григорий Абрамов, аның төрле алымнарны үзе уйлап чыгаруы турында да сөйләделәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International