2018 елның 15 маенда “Забота” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль реабилитация бүлеге социаль хезмәтләр алучылар шәһәребезнең туган якны ойрәнү музеенда булдылар. Әлеге экскурсиянең максаты–гражданлык-патриотик сыйфатларны формалаштыру, танып-белү ихтияҗларын һәм мөмкинлекләрен үстерү. Музей заллары буйлап үткәрелгән кызыклы экскурсия безнең бабаларыбызның көнкүрешен аңларга булышты. Социаль хезмәт алучылар музейга экскурсиягә барудан бик канәгат калдылар.