Соңгы кыңгырау бәйрәме кайчан була?

2018 елның 16 мае, чәршәмбе

Мамадыш мәктәпне тәмамлаучылар өчен соңгы кыңгырау бәйрәме 24 майда узачак. Быел 11 нче сыйныфны районда 178 егет һәм кыз тәмамлый. Чагыштыру өчен: 2017 елда 229 укучы булган иде.

28 майда 11 нче сыйныф укучылары өчен БДИ тапшыруның төп өлеше башлана. Иң беренче география һәм информатика буенча имтихан бирәчәкләр. Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен 30 майда беренче мәҗбүри имтихан — математика, 6 июньдә исә рус теленнән имтихан көтелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International