Тиздән Күпфункцияле үзәкләрдә чит ил паспорты ясатып булачак.

2018 елның 18 мае, җомга

Июнь азагы – июль башында Казанда Күпфункцияле үзәкләр яңа үрнәктәге чит ил паспортына документлар кабул итә башлаячак. Бу хакта Күпфункцияле үзәкләр эшчәнлегенә багышланган матбугат конференциясендә билгеле булды.

Татарстан Республикасында МФЦ директоры Ленара Мозаффарова әйтүенчә, бу эш Казаннан башланачак, августта Түбән Кама, Әлмәт һәм башка шәһәрләр дә кушылыр дип көтелә. Ул бу хезмәтнең халкы 100 мең кешедән ким булмаган шәһәрләрдә күрсәтеләчәген билгеләп узды.

“Хәзер җиһазлар – биометрик чемоданнар сатып алына, моңа 7 млн сум акча бүлеп бирелде. Бу бик кыйбатлы җайланма. Безгә шушы чемодан янында Федераль миграция хезмәте идарәсе вәкиле утырырга тиеш булачак диделәр.  Бу эш килештерелгәч, бөтен регламентлар раслангач, инструкциясе әзер булгач, үзәкләрдә шушы эш башланачак”, - диде Ленара Мозаффарова.

Ул бу эшнең районнарда түгел, бары тик зур шәһәрләрдә башкарылачагын искәртте.

Ленара Мозаффарова әйтүенчә, чит ил паспортын әзерләп кешенең кулына тапшыру өчен бер айдан да күбрәк вакыт узмас дип ниятләнә.

tatar-inform.tatar

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International