Мамадышка Марат Әхмәтов килде

2018 елның 18 мае, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Мамадыш муниципаль районнарында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Аграр ведомство җитәкчесен район башлыгы Анатолий Иванов озатып йөрде.

Төбәгебез кырлары өстеннән вертолетта очып узганнан соң, министр хуҗалыклар җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Әлеге чара АПК “Азык-төлек программасы“ җәмгыятенең Малмыжка авылы өстендәге басуында, күпьеллык үләннәр кырында узды. Иң элек район башлыгы кыр эшләренең барышы турында хисап тотты, аннан сүз Марат Әхмәтовка бирелде. Ул районның авыл хуҗалыгы оешмаларының торышы белән кызыксынды, сорауларга җаваплар бирде. Очрашуда катнашучыларның күпчелеген тармак дәүләт программаларын гамәлгә ашыру, авыл хуҗалыгы техникасын сатып алуга кагылышлы проблемалар борчый.

Очрашу барышында терлекчелек тармагы, сөткә бәяләр төшү һәм кече хуҗалыкларга дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында да сөйләштеләр.

Соңыннан, Марат Әхмәтов игенчеләргә кыр эшләрендә һәм яңа проектлар гамәлгә ашыру юнәлешендә уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International