Бер сәгать рәхәтлектә яшәү.

2018 елның 24 мае, пәнҗешәмбе

Җүнләп тә юынмыйча, тиз генә өстемә киендем дә, заманында яратып йөри торган беренче санлы кибеткә киттем. Нигәдер аның “вывескасы“ яшь чагында күреп ияләшкәнгә ошамаган иде. Ишек өстенә “Универсам“ дип язылган. Моңа әллә ни игътибар итмичә, эчкә узам. Анда да шактый үзгәрешләр керә-керешкә үк күзгә ташланды. Кибетченең дә йокысы туймаган бугай. “Килеп керсәм, кибет эчен танымадым. Бәяләрне үзгәрткәннәр, ниндидер мин белмәгән ашамлыклар, кием-салымнар, өс ки- емнәре, җиһазлар тутырып куйганнар. Аңламыйм, нәрсә булган монда?“ – ди ул, күзләрен челт-челт йомып. Минем аңарда эшем юк. Иң беренче булып киштәләрдә- ге берничә кат тезелеп киткән консерв банкаларына күзем төште. Шунда ук аракы, төрле винолар тезелеп киткән. Тәмәкенең дә нидиләре генә юк: “Беломорканал“, “Астра“, “Прима“, “Родопи“, “ТУ-134“... Мин шунда сатучы кызга: –Сеңлем, берүк минем арттан чиратка басмасыннар яме. Мужыт мин әйберләр алганчы, кибетне бикләп торырсың, – дигән теләгемне җиткерәм. Аннары кесәмдәге кичә алган хезмәт хакымны капшап куйдым. Узган ай өчен 14551 сум алган идем мин аны. Тәк, нәрсәдән башларга соң? Хатын бер-ике кило колбаса сораган иде. Дүрт төре куелган. “Вареная“ белән “Столовая“ның бәяләре – 2 сум 20 тиен, “Докторская“ – 2 сум 30, “Любительская“ – 2 сум 90 тиен. Кая мин боларның һәрберсен 50 шәр килограмм алыйм әле. Холодильникта урын җитмәсә, яңаны алырмын. Тәк, әнә кибет түрендә өчәү басып торалар алар. Бәяләренә күз салыйк. О, бигрәк кыйммәт! “Минск-16“ маркаласы – 390, “Бирюса-17“ дигәне 460 сум. Юк, акчаны әрәм итмим әле. Авылда әтинең бер сыер түшкәсе сыярлыгы бар, шунда алып кайтып тутырып торырмын, беткән саен, кайтып алгалармын. Матурым, кара әле нинди консерв банкалары монда? Әһә, әнә теге томат соусындагы кильканы бир әле. Банкасы 33 тиен генә. Бер 100 кап алам. Алар бозыла торган нәрсәләр түгел. Безнең гаиләгә гомерлеккә җитә әле ул... Янәшәдә генә он капчыклары бугай. Кыйммәтме соң? Килосы 16 тиен генә мени? Димәк, капчыгы 8 сум була, дигән сүз. Биш капчыкны ишек янына илтеп куясы булыр. Сеңлем, беләсеңме, “тәмәке“ дигән явыздан котыла алганым юк. Монда нинди исемлеләре генә юк. Болай итәбез: икейөзәр кап “Прима“ (бәясе 15 тиен генә), “Астра“ (16 тиен), “Беломорканал“ (25 тиен), “Космос“ (40 тиен), “Столичные“, “Ява“ (60шар тиен) алам. Көн саен 15-17 сигарет тартканда, боларның күпмегә җитәчәген беләсеңме син? Шактыйга. Сәт кенә исәпләп тә чыгардым инде: 1600 көнгә. Бүген нинди бәйрәм аракы- сыз, шәрабсыз уза икән. Үзебезнең Мамадышның 3 сум 62 тиенлек “Пшеничная“сын, 2 сум 87 тиенлек “Московская“ны, 4 сум 12 тиенлек “Экстра“ны – бишәр тартма, 4 сум 12 тиенлек “Три звездочки“, 4 сум 50 тиенлек “Четыре звездочки“, 5 сумлык “КВ“ коньякларын өчәр тартма алып барып куйыйк әле ишек төбенә. Кара әле сгущенка да шактый икән бит монда. Бәясе дә 55 тиен генә. Аны 100 банка алабыз. Ит бүлегенә күз салыйк. Әһә, монда да дөнья рәхәте икән, ләбаса. Ике сумнан алып 3 сум 80 тиенгә чаклы гына. 150 килограммлап аласы булыр. Тик менә кайда урнаштырырмын? Ярар, анысын уйлап бетерербез. Арзан чагында алып калыйк. Сыер маеның арзанлыгын белсәгез сез: 3 сум 60 тиен генә. Аны да 50 килолап алыйм әле. Кием-салымнар бүлегенә узам. Ба, ир-атларга чәшке бүрек нибары – 220, ә ондатраныкы 250 сум гына тора. Чәшкенеке ярап торыр. Экономия ясаган 30 сумга 15 данә “Норка“ вазелины (берсе 10 тиен), 50 килограмм кишер (килосы -12 тиен), 62 грамм авырлыгындагы 20 сыр (15 тиен), 50 данә чит ил сабыны (30 тиен) аласы булыр инде. Матурым, берничә лампочка, озынлык үлчәгеч, энәләр җыелмасы, берничә шешә уксус һәм башка вак-төякне калган алты сумга җитәрлек бирерсең әле. Шактыйга җыелды бугай инде бу. Ничек алып кайтасы булыр? Йөк машинасы ялларга туры киләчәк инде. Тәк, минем акча кала бит әле. Машинасыз интегеп йөрим. “Запорожец“, я “Москвич“ алыргамы соң? Беренчесенең бәясе – 3500, икенчесенеке 4987 сум иде бугай... Ярар, матурым, әйдә исәплә әле, күпмелек булды алган әйберләрем? Үзенең нинди хәлгә калганын бер сәгать чамасы һаман да аңламаган сатучы кыз касса аппараты булмаганлыктан, кулына каләм белән ручка алып, товарларны исәпли генә башлаган иде, шулчагында ишекне шакыдылар. Аны ачып җибәрсәм, каршымда чуар күлмәге эченнән муенына шундый ук яулык бәйләгән, берничә җиреннән ерулы джинс чалбар кигән, маңгаена кара күзлеген куйган, башына бейсболка кигән бер адәм басып тора. Аның янәшәсендә кулларына видеокамералар тоткан тагын ике егет. Чуар күлмәкле ир затының кибет эченә килеп керүгә күзләре чак кына орбиталарыннан чыгып очмадылар. Ишек төбенә өелгән капчыкларга, капларга, ярым бушаган киштәләргә күрсәтеп ул, җан авазы белән: –Сез нишлисез? Без бит монда бүген 1980нче еллар турында фильм төшерергә җыендык, – дип сөрән салды. –Барыгыз чыгып китегез моннан. Егетләр, әйдәгез, әйберләрне яңадан урыннарына урнаштырыйк инде... Мин, берни аңламыйча урамга чыктым. Каршымда “Апрель“ кунакханәсен, берничә чит ил машинасын күргәч кенә, чынбарлык тормышка кайттым. Шунда башыма, әгәр алган әйберләрне бүгенге бәяләр белән сатсам, мин бер көндә миллионер булган булыр идем, дигән уй килде... Бераздан инде үземнең яңа гасырда, яңа тормыш шартларында яшәвемне исемә төшереп, күршедәге кибеткә киттем. Хатынның “заказларын“ үтисе бар бит. Ул әйткән әйберләрне алып, кассада 1265 сумымны кал- дырып чыгып киттем. Безгә ул өч-дүрт көнгә тукланырга җитә әле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International