Мамадышта Сабантуй бәйрәмен үткәрү буенча зур әзерлек бара.

2018 елның 5 июне, сишәмбе

16 июньдә 9:00 сәгатьтә шәһәр ипподромында шәһәрдәшләребез өчен Сабантуй оештырылачак. Программада концерт номерлары, милли уеннар, спорт ярышлары каралган.

Үзәк мәйданда «Милли бизәкләр» дигән театральләштерелгән тамаша күрсәтелә, анда борынгы татар көйләре һәм биюләре, йолалары, милли уеннары чагылыш табачак.  Халкыбызның риваять һәм легендалары яңгыраячак. Мәйданда спорт ярышлары 11.00 сәгатьтә башлана. Иң мавыктыргыч ярышлардан берсе саналган татар-башкорт көрәше халыкны үзенә җыячак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International