Мамадыш игенчеләре Сабан бәйрәменә әзерләнә.

2018 елның 9 июне, шимбә

Бүген иген кырлары күзне сөендерә: чәчүлекләр тигез, куе, инде буй калкытып киләләр. Нәкъ шундый бер мәлдә, күптән килгән гадәт буенча, халык иген үстерүчеләргә рәхмәт йөзеннән, сабанчылар бәйрәменә җыела – Сабан туе дибез, гасырлар түреннән килгән бу милли бәйрәмне. Без дә, шушы олы бәйрәм алдыннан, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ильяс Гаптрахимовка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

–Ильяс Габделхаевич, быелгы яз соңарып килгән кебек иде. Әмма көннәр аязуга эшләр бик оешкан төстә башланып китте һәм Татарстан Премьер-министры урынбасары-Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та Мамадышка килгәч билгеләп үткәнчә: “Язгы чәчүгә алдан чыгучыларны да куып җиттек.“ Моңа нәрсә бәрабәренә ирешелде?
–Март аена керүгә без бөтен язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы тезеп, кабул итүне оештырабыз. Техника алдан әзер булып торгач, кырга чыккач инде алар белән проблемалар булмый. Шуның белән дә отабыз. Быел субсидияләрне вакытында бирделәр һәм ягулыкны алдан хәстәрләп куя алдык. Бүген дә аның литрын 34 сум 20 тиеннән ташыйбыз. Районга 100 миллион сумгнан артыграк субсидия кайтты. Ягулык җитәрлек булды, кыр эшләрендә техника ягулык көтеп туктап тормады. 25нче майга бөртеклеләрне чәчү тәгәлләнгән иде. 28нче майга азык культураларын, кукурузны чәчеп бетердек. Икенче кварталга да сөткә 40-45 миллион сум субсидия кайтканын көтәбез.
–Быел культураларның мәйданнарында үзгәрешләр булмадымы? Кайсыларына игътибар артты?
–Башта 48 мең гектарга якын язгы чәчү үткәрергә планлаштырган идек. 51 мең гектар итеп чәчтек. Бөртекле культураларның мәйданнарын арттырдык. Былтыр алар 36 мең гектар гына иде, 40 меңгә җиткердек. Быел беренче тапкыр техник культураларны 15 мең гектар чәчтек. Аның сигез меңе – горчица, биш меңе рапс. Соя белән җитен мәйданнары да арттырылды. “АПК “Азык-төлек программасы“ җәмгыяте белән “Омар“ агрофирмасы нут борчыгы чәчеп карадылар. Сояны да бөртеккә суктырып алырга телибез. Кукурузны силоска башка елларда биш меңәр гектар чәчә идек. Быел бер мең гектар гына була. Бөртеккә чәчелгән мәйданнары үзгәрешсез – биш мең гектар калды. Районыбыз зур – язгы кыр эшләре барысы 83 мең гектардан артык мәйданда алып барылды. Аларда 264 трактор катнашты. Күбесе икешәр сменада эшләтелде. “Мостафин“ крестьян-фермер хуҗалыгыннан Наил Мостафин “МТЗ-82“дә, бер эталон тракторга, 402 гектар эш башкарган. “АПК “Азык-төлек программасы“ җәмгыятеннән Руслан Мальцевның күрсәткече – 378,4, Фәнил Ибраһимовныкы – 353,8, Наил Гасыйфовныкы 346,9 гектар булды. Хәсәнҗан Мөбәракшинның фермер хуҗалыгында Раиф Шәрифуллин, “ДТ-75“ тракторы белән, бер эталон тракторга, 231 гектар эш башкарган. Алар – һәртөрле мактауга лаек. Крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре Газизҗан Шакирҗанов, Фирназ Хисмәтов, Марс Юнысов та быел язгы кыр эшләрен бик оешкан төстә алып бардылар. Усали агрохимиклары да ярдәмче хуҗалыкларында язгы чәчүне беренчеләрдән булып төгәлләделәр.    
–Быел кырларыбыз минераль ашламалар белән ни дәрәҗәдә туклану алды?
–Алар, тәэсир итү матдәсендә, һәр гектарга 44әр килограмм исәбеннән кертелде. Хәзер макро һәм микроэлементлар белән яфрактан (листовой) тукландыру башлана. Быел фермерларыбыз “АПК “Азык-төлек программасы“ннан югары репродукцияле орлыклар алып чәчтеләр. Бу да кырларыбызда югары уңыш формалаштыру өчен яхшы нигез булды. Киләчәктә дә яңа һәм перспективалы орлыклар үрчетү өчен, “АПК “Азык-төлек программасы“ һәм “Шакирҗанова“ крестьян-фермер хуҗалыгы Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтыннан яңа сортлар алып кайттылар. 
–Басуларыбызда бүген нинди эшләр бара?
–Пар җирләрен эшкәртү башланды. Быел чиста парлар ике мең гектар гына калдырыла. Тугыз мең гектарда биләүле пар була – аларга донник һәм горчица чәчелде.
Барлык игенчеләребезне, авыл эшчәннәрен, райондашларыбызны һәркайсыбыз көтеп ала торган Сабантуй бәйрәме белән тәбрик итәм, барысына да алдагы тормышларында уңышлар, гаилә иминлеге, саулык-сәламәтлек телим!


Әңгәмәне Минневәрис Мингалиев үткәрде.      
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International