“ТАТАР КЫЗЫ – 2018“

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

Район бәйрәмендә өченче ел рәттән “Сабан туе гүзәле – Татар кызы-2018“ бәйгесе дә уздырыла. Аның максаты татар телен, милли йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне саклау. Быел анда катнашырга 14 кыз гариза язган. Аларның әзерлекләрен махсус комиссия бәяли, сайлап алу турын узучылар Сабантуй сәхнәсендә үзара көч сынашачак. Җиңүче кызга энҗеле махсус калфак әзерләнә. Аның хуҗасы саллы акчалата призга да ия булачак. “Визитка“ номинациясендә кызлар турында егетләр сөйлиячәк. Аннары чибәрләр иҗади номер, дефиле, үзләренең интеллектуаль сәләтләрен, милли йола күрсәтәчәкләр. Конкурс мәйданның фольклор сәхнәсендә 11.00 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International