Базар Мамадыш суын тели

2018 елның 18 июне, дүшәмбе

Данлыклы чынанактан суны тиздән Мамадыш спирт заводында шешәләргә тутыра башлаячаклар. Барысы да үткәнгә кайта. Моннан гасырдан артык элек Корнилий Щербаковның аракы заводында да Изге Касәдәге чишмәдән алынган судан продукция җитештерелгән: аны кисмәкләр белән ташыганнар, соңыннан ул осталар кулы белән ясалган агач торба аша узган. Хәзер дә изге чишмә суы безгә хезмәт итә. Шунысын ассызыклап үтәргә кирәк, заводта үзләренең җитештерү тарихына җитди якын киләләр. Традицияләргә сак карап кына калмыйлар, аны бүгенге заман кулланучы мәнфәгатьләрен истә тотып тәкъдир дә итәләр. Бу турыда Мамадыш спирт заводының баш инженеры Алексей Шахаев менә ниләр сөйләде: –Изге Касәдәге чишмә суы турында сөйләгәндә, без, иң әүвәл, аның уникаль, дәвалауга тартым үзенчәлекләрен күз уңында тотабыз. Ул йомшак, минераллар составына да бай. Изге Касәдәге су – үзенең характеристикасы белән тере, файдалы. Ул составы ягыннан натураль икән, нигә дип аны үлегә әйләндерергә? Һәр җитештерүче җитештерүне табигый су булган урынга төзергә омтыла. Безгә, мамадышлыларга, бу нисбәттән бәхет елмайды: күктән бәхет иңде. Гасырлар узуга карамастан, изге чишмәнең суы һаман да тулып ага. Аны бераз гына минеральләштерү аңардан балалар өчен су җитештерергә мөмкинлек бирә. Барысы да кулланучылар базарына бәйле. Танылган Мамадыш бренды астында шешәләргә тутырылган су заводта хезмәт куючыларның дәрәҗәсен, төбәгебезнең абруен күтәрәчәк. Иң мөһиме – без төшеп калганнардан түгел, шулай ук танылган элгәреләребез кебек, без дә – булдыклы. Дмитрий Менделеевның завод тотучы Щербаков белән танышуы дөньяга уникаль этил спирты бирә. Изге Касә суыннан башка ул барлыкка килер иде мени? Шешәле суны предприятиенең элеккеге аракы цехында җитештерә башлаячаклар. Биредә хәзер монтажлаулау эшләре бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International