«Татарстан – 2030» мобиль телефонда.

2018 елның 19 июне, сишәмбе

2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясенә инициативаны хәзер мобиль телефон аша да кертеп була. Моның өчен махсус «Татарстан – 2030» яңа кушымтасы эшләнгән. Аның интерфейсы максималь гадәти һәм уңайлы, Стратегияне эшләү һәм гамәлгә ашыру процессының тагын да күбрәк ачык булуын тәэмин итә.

Шулай ук, http://i.tatarstan2030.ru/ рәсми сайтындагы кебек, монда инициативаны тәкъдим итәргә мөмкин. Аларның иң яхшылары Стратегия-2030 га керәчәк. Кушымтада, инициативалардан тыш, Стратегия-2030 ның хәзерге тексты белән, аның флагман проектлары белән, шулай ук хәбәрләр тасмасы – Татарстан Республикасында стратегик планлаштыру өлкәсендә уздырылган чаралар турындагы мәгълүмат белән танышырга мөмкин.

Мобиль кушымта кушымталарның ике кибетендә бар (Google play һәм App Store). Аны урнаштыру өчен эзләү тәрәзәсенә   «Татарстан – 2030» дип язарга һәм аны күчереп алырга кирәк, йә түбәндәге сылтамалар буенча үтәргә мөмкин:

https://play.google.com/store/apps/details?id=com.futureinapps.tat2030 (на Google play);

https://itunes.apple.com/ru/app/%D1%82%D0%B0%D1%82%D0%B0%D1%80%D1%81%D1%82%D0%B0%D0%BD-2030/id1387458225?mt=8 (в App Store).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International