Питрәч районында «Скорлупино» III Бөтенроссия фестивале узачак.

2018 елның 18 июле, чәршәмбе

Фестиваль кунакларын йомырка белән оештырыла торган гаҗәеп кызыклы

уеннар көтә: йомырка ыргыту чемпионаты, таба ярышлары, Дөнья чемпионы белән әтәчләр сугышы, йомырка белән ярышлар, шулай ук тагын бик күп төрле махсус конкурслар, аттракционнар һәм мавыктыргыч уеннар булачак. Бәйрәм тантанасы «Ак тавык катнашында шоу» костюмлаштырылган парад-карнавал һәм иң яхшы артистлар катнашында театральләштерелгән күркеәм Легенда белән ачылачак.

Россиядә иң зур учакта «Ананас соусы астында, ашарга яраклы йомырка кабыгы белән пекинча чеби кыздыру” - яңа гастрономик рекорд булачак.

Казан рестораннары бренд-шеф-пешекчеләреннән йомыркадан һәм тавык итеннән әзерләнгән төрледән-төрле тәмле экзотик ризыкларны татып карау мөмкинлеге булачак, шулай ук биюче пешекчеләрдән шоу көтелә, Идел буе федераль округының иң зур йомыркасына конкурста “Халык продукты”н билгеләячәкләр.

Фестиваль – «Russian Event Awards-2017» вакыйгалы туризм өлкәсендә милли Гран-при премиясе алды, «Милли вакыйга -2018 года» статусын алды, «Диво России – 2018» Бөтенроссия видеопрезентацияләр фестивале, «Туристик сувенир» конкурсы призеры булды, Россиянең туристлык куәтен Миланда узган иң зур «BIT» Европа туристлык күргәзмәсендә күрсәтте.

Фестиваль турында тулырак мәгълүмат белән https://vk.com/skorlupino яисә https://vk.com/skorlupino сайтларында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International