Әлмәттә Россиядә бердәнбер булган фәнни-күңел ачу үзәге эшли башлады.

2018 елның 15 октябре, дүшәмбе

Купол рәвешендә төзелгән фәнни-күңел ачу комплексы танып-белүне, гыйлемнәрне арттырырга ярдәм итә. “КуполХолл” генераль директоры Роман Коломиец әйтүенчә, мондый объект ил буенча бишәү санала. Әмма Әлмәттәге кебек купол эчендә купол ясап төзелгәне беркайда да юк, ул Россиядә бердәнбер. Планетарий эчендә күк җисемнәре ясап, урнаштырылган, аларның һәрберсенә аңлатма язылган. Кинотеатр залы да үзгә, экран 360 градуслы. Монда фәнни фильмнар, мультфильмнар, визуаль шоулар күрсәтелә.  “Свет” фәнни фильмы тәкъдим ителде. Балалар да, өлкәннәр дә мавыктыргыч сәяхәттә. Планетарий кичкә кадәр эшли. Аны ачу тантанасы кысаларында паркта балалар өчен мастер класслар, төрле уеннар оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International