Мобиль үзәк авыл мәктәпләренә чыкты.

2018 елның 4 декабре, сишәмбе

Мамадыш районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече Зюри гомуми белем бирү мәктәбендә 8-9-10-11 нчы сыйныфта укучы 13 балага һөнәри юнәлеш бирде, «Һөнәр сайлауның серләре» темасына әңгәмә уздырды. Аннары укучылар һөнәри тест уздылар.

Әңгәмә барышында һөнәр сайлау буенча үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Профконсультант укучыларга һөнәр сайлау юлларын, бу эштә нинди хаталар җибәрмәскә кирәклеген аңлатты. Укучыларга «уңыш формуласы» һәм «һөнәрләр классификациясе» буклетлары таратылды.

Әлеге чара “мобиль үзәкне” кулланып уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International