Рөстәм Нигъмәтуллин Мамадыш районы советының йомгаклау утырышында катнашты.

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин бүген Мамадыш районы советының киңәйтелгән утырышында катнашты.

Утырыш Мадыш районының 2018 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә һәм 2019 елга куелган бурычларга багышланган иде.

Төп докладны Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов ясады.

ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы үз чиратында, ике яңа предприятие -  полимер материаллардан автокомпонентлар җитештерүче завод  - “Экспедишин” ҖЧҖ  һәм стрейч-пленкалар һәм пвх тәрәзәләр җитештерә торган заводта булуы турында хәбәр итте.

Ул кыскача Мамадыш районының 2018 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм төп вакыйгалар турында искә алды.

Рөстәм Нигъмәтуллин билгеләгәнчә, муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисади үсеш рейтингында Мамадыш районы 27 нче урында.

Авыл хуҗалыгы тулай продукциясе буенча 17 нче урында (2,8 млрд сум), тулай төбәк продукты буенча 27 нче урында (10,3 млрд сум).

Мамадыш районы торак төзелеше буенча 23 нче урынны били (16123 кв. метр торак, яисә планның 100,8%ы), уртача хезмәт хакы күләме буенча 30 нчы урында.

Кече һәм урта бизнесның 2018 ел нәтиҗәләре буенча Мамадыш районының тулай төбәк продуктындагы өлеше 29,7% тәшкил иткән. Бу күрсәткеч буенча район 16 нчы урында.

Мамадыш районы өчен авыл хуҗалыгы икътисадның стратегик тармагы булып тора.

Районның тулай территориаль продуктында агросәнәгатьнең өлеше 28,4 %.

2018 елда районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре ит һәм сөт җитештерүне, мөгезле эре терлекнең баш санын арттыруга ирешкәннәр.

Рөстәм Нигъмәтуллин мамадышлыларга  намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте. Агымдагы елда да югары күрсәткечләргә ирешүләренә ышаныч белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International