КУБОК ОТТЫЛАР.

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

“Олимп-2002” хоккей командасы чираттагы җиңүен яулады. Моңа ул 7-11нче мартларда Башкортостанның Салават шәһәрендә армиягә чакырылу яшенә кадәрге яшүсмерләр арасында узган А.В.Тарасов исемендәге “Алтын алка” уеннарында иреште. Илья Шевяхов шәкертләре турнир барышында бер генә уенны да оттырмадылар. Хәлиткеч очрашуда безнекеләр Алтай крае башкаласы Барнаулның “Семеновец” командасын 11:1 исәбе белән тармар итеп, беренче урынны яуладылар һәм кубокка ия булдылар. Сишәмбе көнне җиңүчеләрне тантаналы төстә Боз сараенда каршы алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International