ИКЕ ПЕДАГОГЫБЫЗ ҖИҢҮЧЕ.

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

Башкалабыз Казанда “2019нчы ел укытучысы” бөтенрәсәй конкурсының республика этабы узды. Педагоглар эш стажлары буенча ике номинациядә көч сынаштылар. “Татарстанның 2019нчы елгы укытучысы” конкурсының финал өлешендә катнашучылар арасында шәһәрдәге 4нче санлы урта мәктәпнең башлангыч сыйныфлар мөгаллимәсе Кристина Филипповага “Йөрәгемне балаларга бирәм” номинациясендә тиңнәр булмады. “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” конкурсы быел дүртенче тапкыр уздырыла. Әлеге бәйгедә республикабыз районнарыннан һәм Россиянең 13 төбәгеннән 50 педагог катнаша. Шәһәрдәге 2нче санлы лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лениза Фазлыева бу конкурсның “Һөнәри үсеш” номинациясендә җиңү яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International