Яр Чаллыда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре старт алды.

2019 елның 16 сентябре, дүшәмбе

Чаллыда бүген шәһәрнең ике мәйданчыгында: Комсомол районында – Габдулла Тукай яр буенда «Төзүче» стадионы каршындагы; Автозавод районында – Ипподром территориясендә оештырылган көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре старт алды. Шулай ук чаллылылар «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә яшелчә һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясен актив сатып алдылар.

Ярминкә мәйданчыкларында Татарстан Республикасының 11 муниципаль районыннан авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр арасында сәүдә гөрләде:  Әгерҗе, Актаныш, Алексеевск, Зәй, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Нурлат, Сарман, Тукай һәм Чирмешән.  Шәһәргә барлыгы 8 млн сумлык 300 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән.

Ярминкә мәйданчыкларында концерт программасы белән Сарман һәм Әгерҗе муниципаль районнары артистлары чыгыш ясады. Ярминкәләрдә Татарстан Кулланучылар берлеге идарәсе рәисенең сәүдә һәм техник кораллану буенча урынбасары Дамир Җамалиев булды.

Киләсе ярминкәләр 21 сентябрьдә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International