Омар авыл җирлегендә юбилей медальләре тапшырылды.

2020 елның 18 марты, чәршәмбе

Омар авыл җирлегендә Җиңүнең 75 еллыгына юбилей медальләре тапшырылды. Бүләкләрне тыл хезмәтчәннәре  Головнина Анна Александровна, Тихонов Николай Алексеевич, Умникова Евдокия Семеновна, Зрятчикова Мария Романовна алды. Ветераннарны якынлашып килүче Җиңү көне белән Омар авыл җирлеге башлыгы Ленар Хәбибуллин һәм Омар урта мәктәбе укучылары котлады. Илебезнең иң төп вакыйгасын бәйрәм итүгә кадәр 52 көн кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International