ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2017 ел
сишәмбе

Бу көннәрдә районыбызның күп кенә авылларында Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтәләр. Фарсы теленнән кергән “нәүрүз” сүзе яңа ел, яңа көн дигәнне аңлата. Әлеге чараның Югары Сон төбәгендә узганында без дә катнаштык.

Мамадыш сөт җитештерүдә республика лидерлары рәтендә баруын дәвам итә.

Шәһәребезнең өлкән яшьтәге ханымнарыннан гыйбарәт “Кышкы чия“ һәм “Ак калфак“ ансамбльләре районыбызның төрле авыл клубларына гастрольләрен дәвам итәләр. Аларның чыгышларын халык бик җылы каршы ала, хуп күрә, түзмәс йөрәклеләр уеннарга үзләре дә актив кушыла.

Балык Бистәсе мәдәният йортында “Йолдызлык”-“Созвездие” республика яшьләр телевизион эстрада фестиваленең зона туры узды. Анда Кукмара, Лаеш, Питрәч, Мамадыш, Балык Бистәсе районнары яшь йолдызчыклары көч сынашты. Районыбызның 173 яшь артистын, аларның җитәкчеләрен өч көн буе җиде автобус белән алып барып йөрделәр. Бәйгенең бу этабы нәтиҗәләре нинди соң?

Бөтенроссия эшмәкәрләрне кабул итү көне кысасында  айның икенче  сишәмбесендә  шәһәр прокуратурасында  эшмәкәрләрнең гозерләре тыңланачак.

Мамадышлылар үзләренең ишегалларындагы хәлләрне мобиль телефоннары аша күзәтә алачак.

Февраль аенда районыбыз шәхси хуҗалыклары сыр-май комбинатына 342,47 тонна сөт тапшырдылар. Узган елгыдан бу 20 тоннага күбрәк. Халыкка 7,8 миллион сумнан артыгырак акча түләнәчәк.

Вокал, нәфис сүз; оркестрлар һәм инструменталь ансамбльләр; рәсем номинацияләрендә төрле яшь категорияләре буенча үткәрелгән “Дулкыннар“ республикакүләм бәйгесе быел да гөрләп узды. Анда районыбыз данын шәһәрдәге икенче санлы лицей укучысы Рөстәм Павлов һәм Урта Кирмән мәктәбеннән җырчылар Ислам Абдуллин белән Зөлфәт Хәсәнов якладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International