ЯҢАЛЫКЛАР


21
август, 2017 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының 2017 елга җитештерү календаре буенча, республика халкын август һәм сентябрьдә ике бәйрәм ялы көтә.

Татарстанлылар дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә алу механизмын кулланучы россиялеләр арасында беренче урынны били. Бу хакта ТР буенча Баш федераль инспектор аппараты хәбәр итә.

Бәйрәм вәгазе Казанда иртәнге дүрт тулып утыз минутта (04.30), ә Гает намазы иртәнге сәгать биштә (05.00) булачак. "Татарстан - яңа гасыр" каналы Галиев мәчетеннән елдагыча турыдан-туры трансляция алып барачак.Бу хакта бүген матбугат очрашуында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр иткән.

1 сентябрьдә мәктәпләрдә тантаналы ленейкалар үтә.

Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы зарарлы матдәләр чыгармаларының атмосфера һавасында таралуыын исәпләүнең яңа методикасын раслады. 

Ремонтны, бигрәк тә аның капиталь төрен, бәла-каза белән тиңлиләр: бу – финанс чыгымнары, авыр физик хезмәт, җыештыру, көнкүреш һәм башка уңайсызылыклар, дигән сүз.

1 сентябрьдә мәктәпләрдә тантаналы ленейкалар үтә.

Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының Питрәч авылында «Скорлупино» фестивале узды. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиядә Эгей ачык икътисадый зонасында булды. 

Икътисадый зона директоры Шенай Сатоглу Рөстәм Миңнехановка территория буенча экскурсия уздырды. 

Эгей ачык зонасы 1990 нчы елда ачылган, ул Төркиянең беренче сәнәгать зонасы һәм Измир провинциясенең Газиемир районында урнашкан, аның мәйданы - 2,2 млн. кв. метр тәшкил итә. Сәүдә күләме 2016 елда 4 млрд. доллар тәшкил иткән. 

Төркиянең бөтен 18 ачык зонасы инвестицияләренең өчтән бер өлешен Эгей ачык зонасына юнәлдерә, һәм бүгенге көндә ул  илнең иң эре зоналарының бересе. Территориядә бырлыгы 169 предприятие эшли, шуларның 100 - Төркия предприятиесе, 69 - чит илнеке. Аларда 19 мең кеше эш белән тәэмин ителгән, барысы да диярлек Төркия гражданнары.  

Зонада электроника, автокомпонетлар, авиация сәнәгате, тукымалар, химия сәнәгате һәм башка өлкәләрдә эшләүче предприятиеләр урнашкан. 

Эгей ачык зонасында җитештерелгән продукциянең өчтән бер өлеше Төркия ихтыяҗына бара, калганы экспортка юнәлдерелә. Төп партнерлары Европа иләре. Россия өлеше тышкы сәүдәдә зур түгел һәм бу юнәлештә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов зур мөмкинлекләр күрде.

Рөстәм Миңнеханов ТР сәнәгать һәм икътисад министрлыклары, "Алабуга" МИЗга хезмәттәшлеккә мөмкинлекләрне өйрәнергә йөкләде. 

Машинада сыер саву буенча Татарстан Республикасының абсолют чемпионы исемен, 98,5 балл җыеп, Мамадыш муниципаль районының “Продпрограмма” агросәнәгать комплексы савымчысы Сания Насыбуллина яулады. Ул абсолют җиңүче дипломы һәм кыйммәтле бүләк – телевизор, Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы министрыннан 20 мең сум күләмендә акча һәм министрлык кубогы белән бүләкләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International