ЯҢАЛЫКЛАР


19
гыйнвар, 2018 ел
җомга

Мамадыш районының керәшен авылларында да Качмануны зурладылар, иорданнарда изге суларда чумылдылар.

Соңгы елларда Качману бәйрәмен уздыру географиясе киңәя бара. Быел Мамадыштан тыш тагын сигез авылда аны зурлап, күп халык катнашында үткәрделәр. Шунысы игътибарга лаек, бу көнне изгеләндерелгән суда чумылучылар саны да хәзер йөзләр белән исәпләнә.

Район авыл җирлекләрендә ел саен уздырыла торган авыл җыеннары старт алды. Гадәттә, аның кысаларында ел дәвамында җирлектә башкарылган эшләрне анализлыйлар, мөһим проблемалар күтәрәләр һәм алдагы чорга бурыч-максатлар билгелиләр. Агымдагы ел башында шундый җыеннарның беренчесе Югары Ушма авыл җирлегендә узды. Аның эшендә район башлыгы Анатолий Иванов та катнашты.

Күркә үстерүне бик четерекле, диләр. Тавык- чебиләргә караганда алар көйсезрәк, дип тә ишеткәнем бар. Менә шул көйсез кошларны үрчетергә алынучылар районыбызда да арта бара. Шуларның берсе – Рәмзил Низамиев Мамадышта яши.

Шәһәр стадион-ипподромы озын бәйрәм ялларында тынгылык күрмәде. Табигать тә үзенең мәрхәмәтлелеген күрсәтте: салкыннары, бураннары белән бимазаламады ул. Ни әйтсәң дә, бүген бу урын шәһәрдәшләребезнең яраткан урынына әверелде. Хәер, биредәге чаңгы юллары, шугалак язга чаклы болай да буш тормый.

Агымдагы елда да яңа объектлар төзү, вакыт узу белән таушалганнарына капиталь ремонт үткәрү буенча шактый эшләр башкарылачак. Берничә социаль юнәлештәге корылманы файдалануга тапшыру да каралган.

 Шәһәребездә яңа бассейн төзелү уңаеннан, кай- берәүләрне “Олимп“ спорт комплексындагысының язмышы борчымыйча калмыйдыр. Стадион-ипподром янындагы объектны агымдагы елның җәендә файдалануга тапшырырга җыеналар.

 Мәктәп укучылары арасында математика буенча “Олимпка юл“ республика олимпиадасы нәтиҗәләре билгеле.

Бөтен Мамадыш халкы, район җитәкчелеге чирек гасыр дәвамында көткән көн җитә: быел 8нче март – Халыкара хатын- кызлар көне алдыннан чистарту корылмалары эшләтеп җибәреләчәк. Бу хакта “СитиСтройПлюс“ җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең анда төзелеш эшләрен алып баручы участок начальнигы РАМИЛ ГАТИЕВ җиткерде.

2018нче ел Татарстанда бөек рус язучысы Лев Толстой елы дип игълан ителде. Акциянең максаты – халыкның игътибарын әдәбият һәм тел мәсьәләләренә җәлеп итү. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International